Бөтенроссия укытучылар династияләре альманахы басылып чыкты

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт мәгариф университеты "Россиянең педагогик династияләре" альманахын чыгарды. Бер җыентыкта беренче тапкыр Россиянең барлык төбәкләреннән педагогик династияләр тарихы тәкъдим ителде.

"Альманахта Россиянең 89 төбәгеннән 615 педагогик гаилә тарихы керде. Басма илебез педагогикасының традицияләрен саклый, үсеп килүче буынны әлеге мөһим һөнәрне сайларга илһамландыра. Һәр династия аерым хөрмәт һәм ихтирамга лаек, мәгариф системасында мөһим роль уйный. Без альманахның экземплярларын барлык педагогик вузларга җибәрәбез. Моннан тыш, студентлар, педагоглар һәм теләге булган һәркем басманың электрон версияләре белән уку йортларының рәсми сайтларында таныша алачак, - диде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International