«Ватан Геройлары» Петербург яшьләр тарихи форумына теркәү дәвам итә

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Санкт-Петербургта 2024 елның 3-5 апрелендә "Ватан Геройлары" III Петербург яшьләр тарихи форумы узачак. Форумның төп темасы - «Величие золотого века Екатерины: 295 лет со дня рождения российской императрицы Екатерины II».

Форум программасында, пленар утырыштан тыш, - тарихи лекцияләр, мотивацион очрашулар, спикерлар чыгышлары, тарихи дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр. Форум кысаларында узачак тикшеренү һәм проект эшләре конкурсында җиңүчеләрнең чыгышлары төп чара булачак, шулай ук тематик фотоконкурста җиңүчеләрнең эшләре белән фотокүргәзмә булачак.

Форумда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Россия төбәкләреннән һәм чит дәүләтләрдән катнашучыларны теркәү 15 мартка кадәр, Санкт-Петербургтан катнашучылар өчен - 2024 елның 25 мартына кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International