Анзор Музаев 2024 елда БДИ уздыру турында сөйләде

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләре өчен Бөтенроссия киңәшмәсе барышында 2024 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру һәм укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү эше турында сөйләде.

БДИ-2024 дә катнашу өчен 700 меңгә якын кеше теркәлгән. Имтиханнар Россиянең барлык 89 төбәгендә һәм 54 илдә узачак, аларны уздыру өчен 5,5 меңнән артык имтихан пункты (ППЭ) оештырылачак. БДИ уздыруга технологик әзерлекне тикшерү өчен Анзор Музаев барлык төбәкләргә, 5 мартта БДИны вакытыннан алда уздыруга җәлеп ителгән, апробациядә катнашырга киңәш итте.

Имтихан бирү кампаниясенә әзерләнгәндә Анзор Музаев мәгълүмати-аңлату эшенә аерым игътибар бирергә, имтиханнар үткәрүнең объективлыгын контрольдә тотарга, имтихан пунктларында һәм аның янәшәсендәге территорияләрдә БДИ уздырган вакытта җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итәргә, БДИ үткәрүдә катнашучы кадрларны укытырга киңәш итте. Җитәкче укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү һәм бу юнәлештә планлаштырылган адымнар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International