8-11 сыйныфлар өчен «Класс!» Бөтенроссия әдәби конкурсының төбәк этабы

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

8-11 нче сыйныф укучылары өчен “Класс” Бөтенроссия әдәби конкурсының төбәк этабы 2024 елның 27 февраленнән 29 мартына кадәр уздырыла. Конкурсны оештыру һәм үткәрүне мәгълүмати-методик тәэмин итү конкурс сайтында http://konkurs-klass.ru гамәлгә ашырыла.

Конкурста катнашу өчен катнашучыга бирелгән темага рус телендә язылган оригиналь һәм элек беркайда да бастырылмаган нәфис прозаик әсәр тапшырырга кирәк. Методик тәкъдимнәр Конкурс сайтында бастырылган. Хикәя Конкурс финалына кадәр башка ресурсларда бастырыла алмый.

Конкурсның төбәк этабына 2024 елның 5 мартына кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына Marina.Alekseeva@tatar.ru/ электрон почтасы адресы буенча эш word та, шулай ук Конкурста катнашучы анкетасы һәм ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) ризалыгы тапшырыла. Татарстан Республикасыннан конкурсның Бөтенроссия этабына региональ этап нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган өч эш җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International