1 декабрьдә яңа һөнәри бәйрәм – математиклар көнен билгеләргә планлаштыралар. Россия хөкүмәтенең карар проекты мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм норматив-хокукый актлар проектларының рәсми интернет-порталында бастырылган.
1 декабрьдә дөньякүләм танылган Россия галиме, гениаль математик Николай Лобачевскийның туган көне, - диде мәгариф министры Сергей Кравцов. - Математик бәйрәм укучыларда әлеге мөһим фән белән кызыксынуын көчәйтергә ярдәм итәчәк, шулай ук үз тормышын математикага багышлаган педагоглар һәм тикшеренүчеләр статусын арттырачак.