Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин белдерде.
Программага керәчәкләр: Мусин урамындагы 49 нчы мәктәп, Химиклар урамындагы 130 номерлы мәктәп, Ш.Усманов урамындагы 2 нче лицей-интернат, Алтынов урамындагы 57 нче мәктәп, Идел буе урамындагы 8 нче мәктәп һәм Фурманов урамындагы 8 нче мәктәп.
«Тулы комплекслы ремонтны үтәү өчен бүлеп бирелгән сумма берничә тапкыр күбрәк кирәк. Ул һәр учреждениегә 125 млн сум тәшкил итә. Шуңа күрә һәр мәктәп директорлары белән берлектә өстенлекле юнәлешләр билгеләнде», - диде ул.
Беренче чиратта мәктәпләрдә түбә, инженерлык челтәрләре һәм махсуслаштырылган кабинетлар ремонтланачак, уку процессын оештыру өчен кирәкле җиһазлар сатып алачаклар.
Коротихин , 2024 елда, Казанда 331 млн сумга 17 мәктәпнең азык-төлек блогын ремонтлаячаклар, дип өстәде. Киләчәктә түрәләр Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә балалар бакчаларында ашханәләр программасына кертү кирәклеге турында инициатива белән чыгарга планлаштыралар.