Илсур Һадиуллин туры эфирда мәгариф системасының актуаль сорауларына җавап бирәчәк

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Программа пәнҗешәмбе көнне, 29 февральдә, 10:00 сәгатьтә ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында башлана. Программа барышында социаль челтәрләрнең һәр кулланучысы аны кызыксындырган сорауны бирә алачак - иң актуаль сорауларга министрга туры эфирда җавап бирәчәк. Ә калган сорауларга программа тәмамлангач җавап биреләчәк.

Әлеге проект кысаларында татарстанлылар онлайн режимда студия кунакларына актуаль темалар буенча үз сорауларын бирә ала. Студия кунаклары арасында 40 тан артык министр, Татарстанның төрле ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары бар. 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда социаль челтәрләр кулланучылар, Татарстан Республикасы халкы, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм сорауларга җаваплар бирде.

Пәнҗешәмбе көнне, 29 февральдә, 10:00 сәгатьтә түбәндәге сылтамалар буенча трансляцияне карагыз:

https://t.me/nashtatarstan_official/10344

https://ok.ru/nashtatarstan/topic/161883603711414

https://vk.com/wall-85877975_189183

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International