24 февральдән 26 февральгә кадәр мәктәп укучыларының XXX фәнни экология конференциясе узды. Конференциягә 151 эш тәкъдим ителгән иде.
Анда Татарстанның 19 муниципаль районыннан 124 укучы катнашты (Арча, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлки, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Питрәч, Саба, Спас, Тәтеш, Чистай, Ютазы), Чаллы һәм Казан. Шулай ук Башкортстан, Марий Эл, Владимир һәм Пенза өлкәләре, Пермь крае кунаклары да булды.
Конференция эше 8 секциядә узды: гомуми экология, биологик төрлелекне саклау, урбанизацияләнгән территорияләр экологиясе, сәнәгать һәм химия экологиясе, биоиндикация һәм биомониторинг, су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану, агроэкология, табигатьне саклау эшчәнлеге.
Конференциядә Казан федераль университетыннан (Фундаменталь медицина һәм биология институты, Экология һәм табигатьтән файдалану институты), ТР Фәннәр академиясе, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, «Танкодром» балалар иҗаты үзәге, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетыннан компетентлы жюри (25 эксперт) эшләде.
Җиңүчеләр - 13 укучы, призерлар - 14 (2 урын) һәм 16 (3 урын).