Татарстаннан дүрт укучы Сочида 1-7 мартта узачак Бөтендөнья яшьләр фестивалендә “Киләчәкне бергә башлыйк” махсус балалар программасында катнашачак. Программада 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 78 илдән килгән укучылар катнашачак.
Моннан тыш, яшьләр функционеры билгеләп үткәнчә, бөтен уку елы дәвамында укучылар телекүперләр аша төрле илләрнең мәдәнияте һәм традицияләре белән танышачак, ә җәй көне "Беренчеләр хәрәкәте" халыкара лагерьларында катнашачак. Мондый лагерьның беренче сменасы узган ел Иннополиста узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм тагын ун илдән 200гә якын бала һәм яшүсмер җыелган иде.
Катнашу өчен гаризаларны 144 ил укучылары биргән. Чит ил дәгъвачылары арасында программага 500 катнашучы узды. Россиядән балалар программасына илнең барлык төбәкләреннән 500 мәктәп укучысы һәм ссуз студентлары кушылачак.
Балалар программасы 6 мартта тәмамланачак. Программа тәмамланганнан соң, 100 укучы "Сириус" белем бирү үзәгенең фәнни проектлар өстендә эшләү өчен "Глобаль зур чакырулар" профильле сменасына калачак.
Яшьләр фестивале халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатыннан Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә уза. 1-7 мартта узачак масштаблы яшьләр чарасы 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге төрле илләрдән 15 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк.