Путин укытучыларның һәм кураторларның хезмәт хакы дәрәҗәсен арттырырга кушты

2024 елның 2 марты, шимбә

Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрьдән югары уку йортлары укытучыларының хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрергә, ә 1 марттан башлап техникумнарда сыйныф җитәкчелеге һәм төркем кураторлыгы өчен федераль түләүне 10 мең сумга кадәр арттырырга кирәклеген ассызыклады. Шулай ук дәүләт башлыгы 2025 елга бюджеттагыларның хезмәте өчен түләүнең яңа моделен эшләргә кушты. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламасында сүз барды.

Якындагы алты елда, дип белдерде Путин, көллиятләрне һәм техникумнарны яңадан җиһазлауга 120 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

Моннан тыш, университет кампусларын төзү программасы киңәйтеләчәк, моңа 400 млрд сум чамасы акча бүлеп биреләчәк, 40 тан артык студентлар шәһәрчеге төзеләчәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International