Бөгелмәдә укучыларга инженер-технологик белем бирү буенча фикер алыштылар

2024 елның 1 марты, җомга

Семинар барышында укучыларны эшче һәм инженер белгечлекләренә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Пленар утырышта “Татарстан Республикасында инженерлык белеме: проблемалар, перспективалар, хезмәттәшлек механизмнары” темасына нотык белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Алексеева Т.Г. чыгыш ясады, эш тәҗрибәсен Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе башлыгы В.В. Кольбеда, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Казан вертолёт заводы вәкилләре тәкъдим итте.

Семинарның практик өлешендә 2 нче лицей, 6 нчы урта мәктәп, Бөгелмә мәктәбе, Бөгелмә көллияте базасында балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри минимумны гамәлгә ашыру, мәктәп, көллият, югары уку йорты, производство хезмәттәшлегендә укучыларны инженерлык һөнәрләренә һөнәри юнәлеш бирү өчен инфраструктураны үстерү буенча вариатив алымнар тәкъдим итү һәм фикер алышу оештырылды.

Семинарда тәкъдим ителгән мәгариф программалары, модельләр һәм проектлар мәгариф җитәкчеләренең югары һөнәри бәясен алды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International