"Президент йөкләмәсе буенча педагогларга ярдәм итү мәсьәләләре аерым контрольдә тора, - дип билгеләде министр. - Сыйныф җитәкчелеге өчен түләү практикасын дәвам итәбез. 100 меңнән азрак кеше яшәгән Россиянең зур булмаган торак пунктларында б у чара аеруча мөһим, дип билгеләп үтте президент. Дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча түләүне ике тапкырга, 10 мең сумга кадәр арттырачакбыз".
Кравцов билгеләп үткәнчә, 2023 елда төбәкләрдә гомуми суммасы 53 миллиард сумнан артык булган, социаль ярдәм чараларының 470 дән артык төре гамәлгә ашырылган. Шул ук вакытта педагогларны кызыксындыру һәм стимуллаштыру буенча йөздән артык чара беренче тапкыр .
"Төбәкләр белән эшне оештырабыз, 2024 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә тәрбия бирү буенча директорларның барлык киңәшчеләренә дә 5 мең сум өстәлсен өчен, - диде Сергей Кравцов. - Бүгенге көндә Россиядә 34 меңнән артык киңәшче эшли, алар тәрбия процессында төп рольне уйный".