Владимир Путин "Кадрлар" яңа илкүләм проектын эшләтеп җибәрү турында игълан итте

2024 елның 1 марты, җомга

Россия Президенты ассызыклаганча, белем бирүнең барлык дәрәҗәләре элемтәсен ныгытырга кирәк - мәктәптән алып югары уку йортына кадәр, алар уртак нәтиҗәгә эшләргә тиеш.

Ул предприятие, фәнни һәм медицина үзәкләре җитәкчеләренә профориентация системасы планына мәктәп укучыларын чакырырга, аларны цехлар, музейлар, лабораторияәр белән таныштырырга кушты.

Мәктәп укучылары өчен предприятиеләргә экскурсияләр «Россия - минем офыклар» дәресләре кысаларында үткәрелә инде, алар белән 6 нчы сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр 8,4 млн укучы шөгыльләнә, дип ассызыклады мәгариф министры Сергей Кравцов.

Россия Президенты игътибарны икътисад һәм сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен кадрлар әзерләүдә «Профессионалитет» федераль проектының роленә юнәлтте. Ул белдергәнчә, 2028 елга кадәр 1 млн га якын эшче һөнәре белгече әзерләргә кирәк."Профессионалитет" проекты актив үсә, дип билгеләде Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International