Укучыларны яңадан тапшыру мөмкинлеге булсын өчен якын араларда БДИ уздыру тәртибенә һәм расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта Рособрнадзорда хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, пәнҗешәмбе көнне президент Владимир Путин укучыларга хәзерге кебек бер елдан түгел, ә шул ук елда сайлау буенча БДИны яңадан бирү мөмкинлеге бирү кирәклеге турында белдерде.
"Схема Мәгариф һәм фән министрлыгы белән җентекләбрәк эшләнә. Мәсьәлә комплекслы, ул кабул итү кампаниясе сроклары белән югары уку йортларына синхронлаштыруны таләп итә. Моннан тыш, төбәкләр белән оештыру һәм техник тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышачакбыз", - дип шәрехләделәр Рособрнадзорда.