Россия укучылары төгәл фәннәр сайлый

2024 елның 1 марты, җомга

Өч миллионнан артык Россия укучысы белем бирү түгәрәкләренең техник һәм фәнни юнәлешләрен сайлаган , дип хәбәр итте РФ хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова.

Шул ук вакытта быел Россиядә химия буенча БДИ тапшыручылар саны биш мең кешегә арткан, ә информатика буенча - өч меңгә.

Бу хакта ул мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча февраль ахырында үткәрелгән киңәшмәдә әйтте.

Вице-премьер сүзләренчә, бик үк зур булмаса да, биология, математика һәм физика буенча имтиханнар сайлауда да уңай динамика бар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International