2024 елның 25 - 27 февралендә инглиз теле буенча мәктәп укучыларының төбәк олимпиадасы уздырылды.
Әлеге олимпиадада Татарстан Республикасының 27 муниципаль районыннан гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнашты, шул исәптән Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән дә.
Инглиз теле буенча олимпиада 2 турда узды. Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Казан (Идел буе) федераль университетыннан компетентлы жюри эшләде. 29 укучы җиңүче булды
Татарстан Республикасының 26 муниципаль районыннан, Казан һәм Яр Чаллыдан килгән 163 укучы призер булды.