Балалар бакчасына күңел сыкравы белән

2013 елның 27 сентябре, җомга
Балалар бакчасында нәниләр раскладушкаларда йоклаган заманнар үткәндә калды дисәң, бу бер дә алай түгел икән. Совет чорында яшәп калган мәктәпкәчә тәрбия йортлары республикабызның авыл һәм район җирлегендә генә түгел, башкалабыз Казанда да шактый.
Кечкенә чакта үзем шундый бер иске генә (хәер, ул вакытта әле ул яңа булган икән!) балалар бакчасына йөрдем. Уен бүлмәсе дә, йокы бүлмәсе дә бергә иде безнең. Төшке йокы вакыты җиткәч, “караватлар” җәя идек. Аларның уңайсызлыгы әле хәзер дә хәтеремдә.
Бер заманча балалар бакчасына – ун совет тибындагы
Соңгы елларда әллә нинди заманча балалар бакчалары төзелде. Мондый тәрбия йортлары бөтен нечкәлекләрне исәпкә алып төзелгән, нәниләр өчен уңайлы шартлар каралган. Аларда иркен дә, чиста да, матур да, күбесендә хәтта бассейннарга кадәр бар.
Әмма андый бакчалар башкалабызда өч дистәләп кенә. Аларының да яртысы шәхси инвесторлар хисабына төзелгән коммерцияле тәрбия йортлары. Баланы мондый мәктәпкәчә учреждениегә йөртү күпләр өчен чынга ашмаслык хыял гына. Бәяләре бик тә чеметә шул – аена 8-18 мең сумны һәр гаилә бюджеты да күтәрә алмый.
Иң гаҗәбе шунда, соңгы елларда мондый бакчалар социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларның беренче катларында барлыкка килә. Бюджет тармагында эшләп, ай саен фатир өчен 8-10 мең кредит түләгән кешеләрнең коммерцияле бакчага баласын йөртә алмавы турында уйлаучы юк. “Өстәмә уңайлыклар өчен түләргә әзер кешеләр бар икән, шәхси бакчалар ачуга ярдәм күрсәтәчәкбез”, дип сөйләп торалар тагын җитәкчеләребез. Мондый бакчаларга кешеләр балаларын артык акчасы булганнан түгел, күп очракта чарасызлыктан бирүләре беркемне кызыксынсындырмый.
Бер генә мисал...
Әйткәнемчә, муниципаль бакчаларның күбесе заманнан артта калып, үткәндә яши бирә. Күп еллар төзекләндерү күрмәгән мәктәпкәчә учреждениеләрдә әти-әниләр балаларын күңел сыкравы белән булса да калдыра инде. Балалар бакчасына еллар буе чиратта торсаң, мондые булганына да рәхмәт укый-укый ризалашасың шул.
Башкалабызның Идел буе районында урнашкан 161нчы балалар бакчасы шундый совет заманы тәрбия йортларының берсе. 1961 елда төзелгән бинаның тышкы кыяфәте үк күңелсез уйлар уята. Дистә еллар төзекләндерү күрмәгән таушалып беткән диварлары бер хәл әле, эчендәгесе шулай ук бер дә сөенечле күренеш түгел.
Күптән түгел әлеге балалар бакчасында хәлләр тагын да мөшкелрәк булган. Берничә ел элек монда яңа түбә җәйгәннәр, өлешчә тәрәзәләрне, җылылык һәм су торбаларын алмаштырганнар. Башкасына исә акча җитмәгән.
“Мин МОНДЫЙ тәрбия йортлары бар дип уйламаган идем. 161нче бакча - кечкенә балаларны мыскыл итү ул. Нәниләрнең иске раскладушкаларда йоклавы – акылга сыймаслык хәл! Балалар монда күп вакыт үткәрә. Минималь уңайлыклар булырга тиештер бит!” - дип яза социаль челтәрдәге бер төркемдә әлеге балалар бакчасы турында Светлана Русалкина.
Ләйсән Кәрамованың улы 1 сентябрьдән 161нче балалар бакчасына өлкәннәр төркеменә йөри башлаган. “Улым йокларга уңайсыз дип зарлана. Раскладушкалар – котычкыч нәрсә. Үз хисабыбызга булса да караватлар алыр идек, һичьюгы, әмма аларны куярга урын юк. Уен бүлмәсенә 3 яруслы 4 карават урнаштырылган инде. Алар ярты төркемгә генә җитә, калган балалар исә раскладушкаларда интегергә мәҗбүр”, - ди ул.
Җитәкчеләребез хисап тотканча, башкалабызда 3 яше тулган нәниләр бакча белән тулысынча тәэмин ителгән. Ни рәвешле моңа ирешелгәне – икенчел мәсьәлә. Иң күбендә 20 бала йөрергә тиешле төркемгә 30 бала алынуы, нәтиҗәдә аларның йокларга да урыннары булмавы турында уйлаган кеше юк ахыры.
Мәктәпләрдән соң балалар бакчаларына чират җитәрме?
161нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шундый төшенке хәлдәге бакчаларның бер генә мисалы. Чынлыкта исә андый тәрбия йортлары бик күп. Башкалабыздагы бакчаларның 66 проценты, ягъни 191е - капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Күптән түгел Казан мэриясендә узган эшлекле киңәшмәдә шундый саннар яңгыратылды.
Вәзгыятьне үзгәртү юлы исә бер генә – балалар бакчалары өчен дә мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына тиң программа кирәк. Агымдагы төзекләндерүгә бүленгән акчалар хисабына гына (2010 һәм 2011 елларда 39 бакчаны төзекләндерүгә нибары 126 миллион сум акча бүленгән) бу юнәлештә алга китеш булмаячак, диләр шәһәрнең Мәгариф идарәсендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International