Моннан 9 ел элек халыкара фәнни-гамәли конференциядә, талантсыз шәхесләр юк, аларны күрә һәм тәрбияли белергә генә кирәк, талантларны махсус мәктәпләрдә туплау конструктив юнәлеш була алмый, җәмгыятьне касталарга тарката, сәләтле укучыларны “конфискацияләү” гади мәктәпләрне зәгыйфьләндерә, дип чыгыш ясаган идем. “Еретик абзыегыз”ның измәсен изәргә тырышучылар шактый булды.
Мәшһүр галим, физик Петр Капицаның моннан кырык ел чамасы элек дөнья күргән “Эксперимент. Теория. Практика” исемле китабын ачып карагач, конференциядә бик мөһим проблеманы кузгатканлыгымны аңладым. Галим узган гасырның җитмешенче елларында ук сәләтле балаларны фән дөньясында эшләр өчен аерым, махсус мәктәпләрдә укытуга каршы булган. Дөрес, ул сәнгать өлкәсендә талантларын иртә күрсәткән балаларны кечкенәдән үк махсус мәктәпләрдә укытуга уңай караган. Чөнки артистлык, музыкант яисә булачак рәссам сыйфатлары, фәнгә хирыслык белән чагыштырганда, чыннан да, иртәрәк чагыла башлый. Әмма математика, физика, химия, биология өлкәләренә әзерләү өчен балаларны махсус мәктәпләрдә туплап укытуны мәшһүр галим зыянлы юнәлеш дип исәпли. Талантлы баланың мәктәптән китүе анда калган коллективның иҗади потенциалын зәгыйфьләндерә.
Сыйныфташларына ярдәм иткәндә сәләтле укучы еш кына вакытын укытучыларга караганда күбрәк сарыф итә. Әмма ул гына да түгел әле! Укыту процессында “укытучы” үзе дә укый, өйрәнә. Иптәшенә теореманы аңлатыр өчен аның үзенә бик яхшы аңларга кирәк була. Иптәшләрен “укытканда” ул үзенең аңлау дәрәҗәсен ачыклый. Талантлы укучыга, аның фикер сөреше камилләшсен һәм акыл тәрәккыяте тукталмасын өчен “гадирәк” иптәшләр кирәк. Махсус мәктәпләрдә барысы да бик акыллылар гына булган коллективта андый бер-береңне өйрәтү һәм үзара ярдәмләшү мохите тумаска да мөмкин. Шулай итеп, галим фикеренчә, махсус мәктәпләрдә талантлы балалар өчен торгынлык туу ихтималы яный. Ул сайлап алып укытуның башка тискәре якларын да искә ала. Мәсәлән, амбицияләр калку, “корпоратив горурлык” аркасында тәкәбберләнә башлау кебек күренешләрнең нормаль үсешкә аяк чалуы да ихтимал.
Шактый күп аралашулар нигезендә шуны әйтер идем: “киң офыклы” галим затларны үстерү өчен күптөрле факультетларны эченә сыйдырган университетлардан да кулайрак уку йортлары булмастыр, мөгаен. Барысы да бер юнәлештә эшли торган шәхесләрне генә туплаган иннополислар, үтә талантлы укучыларны гына бер түбә астына җыйган уку йортлары гайре табигый, ясалма системаларга алып бармасмы?
Талантлы балаларны гаиләләреннән һәм туган туфрагыннан читләтеп, алар аңарчы укыган гади мәктәпләрне башкаларга үрнәк булган маякларыннан мәхрүм итәсе урынга республикабызда тупланган тәҗрибәне киңрәк җәелдерү отышлырак булмас микән? Каникулларда балалар “Сәләт” һәм “Байтик” лагерьларында яхшы гына мәктәп узалар бит. Соңыннан, үз мәктәпләренә кайткач, андый укучылар иптәшләре арасында талантларны ачыклау һәм күбәйтү процессында “кристаллашу үзәкләре” була алмыйлармыни? Бу юлны сайлаганда, уйлавымча, җәмгыятьнең тәрәккыяте җиңелрәк һәм тизрәк барачак.
Автор һич кенә дә, махсус мәктәпләр бөтенләй кирәкми, дияргә җыенмый. Янә П.Капицаның докладын искә алам. Ул гади мәктәпләрне гади хастаханәләр, ә махсус мәктәпләрне клиник хастаханәләр белән чагыштыра. Беренчеләрендә сыналган ысуллар һәм алымнар кулланып укытсалар һәм дәваласалар, икенчеләрендә яңа ысуллар һәм алымнар кулланалар, файдасы расланганнарын киң куллануга тәкъдим итәләр. Махсус уку йортлары санының елдан-ел арта баруын планлаштыру, җәмгыятьнең “акыллы баш”лар һәм “гади акыл ияләре”ннән торган төркемнәргә бүленү һәм алар арасында упкын туып тирәнәю куркынычын тудырмасмы?
Инкубаторлар үзен аклар алар, даһилар үсеп чыгар, әмма аларны үсмер чакларында ук бер генә юнәлештә үстерү һәм тәрбияләү, җәмгыять өчен иң кулай булмавы белән бергә, талантларның үзләре өчен хәвефле юнәлеш булачак. Нигә дисезме? Җавабы бик гади: кайбер үсмерләрнең потенциалында талант тамырлары күп тармаклы була. Үземә яхшы таныш кәсептәшләрем һәм хәтта дусларым арасында да берьюлы берничә таланты ачыкланган шәхесләр шактый. Хәзерге тиз үзгәрүчән динамик тормыш шартларында андыйлар беркайчан да югалып калмыйлар, кәсепләрен дә җиңел алыштыралар, яңа эшләрен дә оста оештыралар.