Әстерхан өлкәсенең Татар Башмагы укучыларын мәктәпкә бармак эзләрен тикшермичә кертмиләр. Аларга уку йортына үткәнче махсус төймәгә басарга туры килә. Әлеге җайланма электрон пластик карталар кебек балаларның иминлеген тәэмин итәргә булыша.
Мәктәпкә кергәндә турникет тора. Укучылар, мәктәп хезмәткәрләре махсус тәрәзәгә бармакларын куярга тиеш. Компьютер системасы кешенең исем-фамилиясен, сыйныфын ачыклый. Әгәр мәгълүматлар белән туры килә икән, яшел ут яна. Компьютерның хәтер сандыгында укучыларның баш һәм имән бармакларының эзләре саклана. Ике кулныкы да. Монысы бер кул җәрәхәтләнгән очракта укучы мәктәпкә кермичә калмасын өчен эшләнгән. Авыл мәктәбе өчен мондый җайланмалар кирәк микән дигән сорау да туа. Быелгы уку елында ачылган өч катлы яңа мәктәптә тәҗрибә үткәреп карарга булганнар. Әти-әниләр “смс” аша баласының ничә сумлык ашаганын, сәгать ничәдә автобуска утырганын да белә ала.
Татарстан мәктәпләрендә балаларның куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителгән соң?
– Безнең мәктәптә сак хезмәте өчен акча җыймыйлар. Тәртипне вахтадагы әбиләр саклый. Әти-әниләр балаларының чыкканын ишек төбендә көтеп утыра. Әбиләр балаларны исемләп белә. Әйберләр югалганы юк. Онытып калдырган әйберләрне кире бирәләр. Махсус сакчылар кирәк дип санамыйм. Әбиләрдән дә бик канәгать, – ди баласы Казанның 2 нче гимназиясендә укыган Гөлчирә ханым.
Улы башкаланың Азино микрорайоны мәктәпләренең берсендә белем алган Лилия ханым әйтүенчә, аларда сак хезмәте өчен елына 540 сум акча җыярга булганнар. Әлегә ул аны түләмәгән. Ләкин баласы иминлеге өчен аңа акча кызганыч түгел. “Балам башлангыч сыйныфта укый. Дәрестән соң аларны чакыру өчен вахта янында ике укучы дежур тора. Шуларга әйтәбез”, – ди ул. Ата-аналар комитеты әгъзасы Нурания ханымның кызы Совет районы гимназияләренең берсендә белем ала. “Безнең балаларның иминлеген “Скала” шәхси сак хезмәте саклый. Әти-әниләр үз теләкләре белән елга 500 сум акча бирергә килеште. Сыйныфта 28 баланың 18е генә риза булып акча бирде. Сакчы иртәдән кичкә кадәр мәктәптә була”, – ди ул.
Сентябрь ахырында Алабуганың барлык мәктәпләрендә видеокүзәтү системасы эшли башлаячак. Хәзерге вакытта җайланмалар 7 нче һәм 11 нче мәктәпләрдә генә урнаштырылган. Мәктәпләр өчен видеокамера депутатлар һәм мәктәпне шефлыкка алган предприятие, оешма исәбеннән сатып алыначак. Мәсәлән, 5 нче мәктәпне шефлыкка алган предприятие мәктәпкә 11 видеокүзәтү җайланмасы сатып алган һәм урнаштырып биргән. Әлеге камералар ярдәмендә вахтер мәктәп коридорын гына түгел, якын-тирә территорияне дә күзәтә ала.
Сак хезмәте өчен әти-әниләрдән акча җыю рөхсәт ителми. Шул ук вакытта укучыларның иминлеген сакларга да кирәк. Күпчелек мәктәпләр электрон карта аша кертүне җайга салмакчы була. Мәктәпләрдә исә сак хезмәте турында сүз чыкканда, елына 300-400 сум акча җыйганда, бер балага көнгә бары тик бер сум акча туры килә, диләр. Кыскасы, бер сумыңны түлисең дә җаның тыныч була. “Мәгариф турында”гы яңа законда исә беренче тапкыр “балалар куркынычсызлыгы” дигән төшенчә барлыкка килде. Бәлкем, сак хезмәте турында кайгыртуны дәүләт үз өстенә алыр.