Россия мәктәпләрендә бөтенроссия тикшерү эшләре ( ВПР) башлана

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Монда БДИдагы кебек җитди даталар юк: һәр сыйныф һәм предмет өчен көнне мәктәп мөстәкыйль рәвештә сайлый.

2024 елда 4-8 сыйныфлар өчен ВПР штат режимында узачак, ә 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен - мәктәп карары буенча. 7 һәм 11 сыйныфларда чит телләр буенча тикшерү эшләре быел үткәрелмәячәк. 10 сыйныфта география буенча ВПР булмаячак.

Барлык эшләрне Россиянең барлык төбәкләреннән 8,5 миллионга якын мәктәп укучысы язачак, шул исәптән ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре укучылары.

1 марттан 22 мартка кадәр 11 сыйныф укучылары тарих, биология, география, физика, химия , шулай ук социаль-гуманитар фәннәр буенча бердәм тикшерү эшен язачак. 19 марттан 17 майга кадәр 4-8 сыйныфлар өчен ВПР узачак. Рус теле һәм математикадан ВПР бөтен кеше өчен мәҗбүри булачак.

Дүртенче сыйныф укучылары тагын "Әйләнә-тирә дөнья" буенча эш язачаклар, ә бишенче сыйныф укучылары - биология һәм тарих буенча.

Алдагы еллардагы кебек үк, 5-8 сыйныфларда тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча ВПРны компьютер формасында башкарып булачак. Моның өчен расписаниедә 4 апрельдән 17 апрельгә кадәрге чор һәм резерв көн итеп 18 апрель каралган.

Быел икенче ел 7 һәм 8 сыйныфларда ВПР физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләдә тикшерү эшләре тирәнтен дәрәҗәдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International