2023/24 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды. Анда Россия Федерациясенең 89 субъектыннан һәм «Сириус» федераль территориясеннән 175 меңнән артык укучы катнашты. Укучыларның бөтенроссия олимпиадасын Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.
Төбәк этабында катнашучылар 24 гомуми белем бирү предметы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Укучылар үзәк предмет-методик комиссияләр тарафыннан эшләнгән катлаулылы биремнәрне үтәделәр.
Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының 24 гомуми белем бирү предметы буенча йомгаклау этабы 18 марттан 3 майга кадәр Россия Федерациясенең 13 субъектында һәм «Сириус» федераль территориясендә узачак. Анда 6,5 меңнән артык бала катнашачак.
Һәр предмет буенча олимпиаданың йомгаклау этабы мәйданнары сайтларында олимпиаданы ачу һәм ябу тантаналарын, шулай ук Гаилә елына багышланган чараларны онлайн-трансляцияләү оештырылачак.