“Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре җиһазлары мәктәп укучыларының проект һәм тикшеренү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда, олимпиадаларга һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнгәндә нәтиҗәле кулланыла. Предмет һәм предметара элемтәләрне гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудырылган, сәләтле укучыларны ачыклау, танып белү эшчәнлегенең төрле рәвешләрен үстерү 2023 елгы төрле иҗади конкурсларга һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә нәтиҗәле әзерләнүгә ярдәм итә.
Әйтик, 2023 елда БДИ буенча 100 балл җыйган 210 чыгарылыш сыйныф укучысы арасында 2019 елда "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәкләре төзелгән мәктәпләрне тәмамлаучылар тәкъдим ителгән.
Татарстанда ел саен авыл мәктәпләренең 7-11сыйныф укучылары өчен математика, физика, химия, инглиз теле буенча «Олимпка юл» олимпиадасы үткәрелә. 2023/2024 уку елында базаларында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзелгән мәктәпләр укучылары шактый югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында 89 җиңүчедән һәм призерлардан - 67 кеше (75%), химия буенча 53 җиңүчедән һәм призерлардан - 37 кеше (70%), физика буенча 70 җиңүчедән һәм призерлардан - 47 кеше (67%) үз базасында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзелгән мәктәпләрдән.
2023/2024 уку елында мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар арасында «Биология» укыту предметы буенча - 25 кеше (23%) , «Технология» укыту предметы буенча - 18 кеше (20%) «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзелгән мәктәпләрдән.