22 мартта “Ел тәрбиячесе” конкурсының төбәк этабы җиңүчесенең исеме билгеле булачак

2024 елның 5 марты, сишәмбе

«Ел тәрбиячесе» конкурсының максаты - мәктәпкәчә белем бирүне гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше, талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның алдынгы тәҗрибәсен тарату, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары, киң фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын мәктәпкәчә белем бирү проблемаларын хәл итүнең мөһимлегенә юнәлтү.

Конкурс 3 этапта үтә: муниципаль , зона этабы һәм финал.

18-21 мартта конкурсның зона этабы йомгаклары буенча иң яхшы 30 педагог катнашачак. 20 катнашучы - “Ел тәрбиячесе” номинациясендә (Казаннан һәм Яр Чаллыдан, Әгерҗе, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Биектау, Зеленодольск, Кукмара, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Чистай районнары) һәм 10 катнашучы - “Туган телдә тәрбия һәм укыту төркеме тәрбиячесе” номинациясендә (Казаннан һәм Яр Чаллыдан, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Биектау, Алабуга, Мамадыш, Саба һәм Чирмешән районнарыннан).

22 мартта җиңүчеләр билгеләнә, алар безнең республиканы бәйгенең Россия этабында яклаячак. «Ел тәрбиячесе 2024» бөтенроссия конкурсының финалы сентябрьдә РФ субъектында узачак. «Ел тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче Мәскәү өлкәсенә барачак.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International