Бүләкләү 29 февральдә Мәскәүдә “Мәгариф оешмасында профилактик эшнең төп ресурсы буларак тәрбияләү системасы” бөтенроссия киңәшмәсе вакытында коррекцион педагогика институты базасында узды. Аны оештыручы - РФ Мәгариф министрлыгы, операторы - “Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәге”.
Конкурс, балигъ булмаганнар өчен девиант тәртипле белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларның тәрбияви эшчәнлеген программалаштыру юлы белән, бердәм тәрбия пространствосы булдыруга, шулай ук оешмаларның нәтиҗәле тәрбияви тәҗрибәләрен ачыклауга юнәлтелгән.