Татарстанда 2 мартта «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2023/2024 уку елының гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында төбәк финалы тәмамланды. Чара Кукмарада «Барс Арена» спорт сәламәтләндерү комплесында үтте.
«КЭС-БАСКЕТ» МБЛ чемпионатының унҗиденче сезоны республиканың гомуми белем бирү оешмаларыннан рекордлы санда катнашучылар саны белән билгеләнде. Гариза бирү кампаниясе йомгаклары буенча 51 муниципаль берәмлекнең 916 гомуми белем бирү оешмасыннан 1538 команда теркәлгән.
"КЭС-БАСКЕТ" Мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты Татарстанда бик зур популярлык казанды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән уенчыларны, остазларны һәм оештыручыларны сәламлим. Кукмара районы беренче тапкыр баскетбол бәйрәмен оештыра, яхшы шартлар тудырган өчен зур рәхмәт әйтәсе килә! », - диде Айгөл Кашапова.