Россия миллиардеры Троценко Химия буенча олимпиадада җиңүчегә эш тәкъдим итте

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Менделеевскида тарихта беренче тапкыр «Менделеев токымы» химия һәм химия технологияләре буенча олимпиадага йомгак ясадылар. Олимпиаданың миллион ярым сум приз фонды бар. Җиңүчеләр 100 000 сумлык сертификатлар, ә призерлар 30 000 ар сумлык сертификатлар алдылар. Шундый ук бүләкләрне педагоглары да алды. Кульминация булып олимпиаданың абсолют җиңүчесен билгеләү торды, аңа өстәмә 100 мең сум акча тапшырдылар. Җиңүченең исемен олимпиаданың попечителе - Роман Троценко атады.

Җиңүче Башкортстаннан 17 яшьлек Вадим Харисов . Ул инженер лицей-интернатында укый , бу инновацион уку йорты, анда Башкортстанның авыл районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән балалар белем ала.

Олимпиадада җиңүче Вадим Харисов кайбер процедураларны үтәгәндә КФУ студенты була ала. Моннан тыш, укучы, нинди уку йортын тәмамлауга карамастан, илнең химик комплексларының берсендә - яңа эшләнмәләр департаментында эшләргә чакыру алган.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International