3 мартта Казанда сумо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Түгәрәк мәйданчыкта (дохе) дошманны түгәрәкнең читенә куып чыгарган көрәшче җиңә, йә аны идәнгә ыргыта. Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр сумо буенча ярышларда катнаштылар һәм 2 алтын һәм 4 бронза медаль яуладылар.
Малайлар арасында 85 кг га кадәр авырлык категориясендә 1 урынны Шмелев Р., 60 кг га кадәр үлчәмдә 3 урынны Павлов В.алды.
Кызлар арасында 50 кг га кадәр авырлыкта 1 урынны Тимофеева В. һәм 3 урынны Гавриленко В. һәм Зайцева В.алдылар.
55 кг га кадәр үлчәүдә А. Помазкина 3 урынны яулады. 60 кг кадәр авырлыкта 5 нче урынны Кара С алды.
Балаларның тренерлары өстәмә белем бирү педагогы Насыйбуллин Р.А.
Яшь спортчыларны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!