Татарстанда тагын ике "Кванториум" технопаркы барлыкка киләчәк

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Татарстанда быел «Мәгариф» илкүләм проекты буенча тагын ике «Кванториум» технопаркы барлыкка киләчәк. Алар Казанның 64 нче һәм 174 нче мәктәпләрендә ачылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта 6 "Кванториум" балалар технопаркы эшли. Моннан тыш, республикада балалар өчен өч "IT-куб" цифрлы белем бирү үзәге булдырылган. Быел Чаллыда тагын бер шундый үзәк барлыкка киләчәк.

Алар техник юнәлешле өстәмә белем бирү программалары буенча эшлиләр, заманча цифрлы технологияләр һәм информатика буенча чаралар уздыралар, укучыларны ясалма интеллект технологияләре белән таныштыралар, дип ачыклык кертте Һадиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International