Татарстанда быел “Мәгариф” илкүләм проекты буенча 9,5 мең урынлык 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 15 мәктәп төзелешенә 17 мең урынга "Мәгариф" илкүләм проекты буенча федераль бюджеттан акчалар җәлеп ителгән.
2019 - 2023 елларда Татарстанда 16,5 мең урынлык 82 балалар бакчасы төзелгән, шул исәптән федераль финанслау белән "Демография" илкүләм проекты буенча 42 балалар бакчасы. Моннан тыш, авыл мәктәпләрендә 18 спорт залы ремонтланган, бу волейбол, баскетбол, спортның уен төрләре буенча түгәрәкләр ачу мөмкинлеге тудырган.
2019 - 2024 елларда Татарстанда "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга барлыгы 28,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 20 млрд сумнан артык.