Татарстанда өч фән буенча Бөтенроссия олимпиадасын үткәреләчәк

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

24 фән буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 18 марттан 3 майга кадәр Россиянең 13 төбәгендә һәм «Сириус» үзәгендә узачак. Татарстанга информатика, әдәбият һәм икътисад буенча олимпиадаларда катнашучылар киләчәк.

Укучылар арасында иң популярлар биш фән- әдәбият, рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм инглиз теле булган. Аларның һәрберсе буенча төбәк этабында 10 меңнән артык укучы катнашты.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 6,5 меңнән артык укучы катнашачак. Алар барысы да төбәк этабында тиешле күләмдә балл җыючылар. Алар арасында узган уку елының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар да бар.

Бөтенроссия олимпиадасы ел саен 24 фән буенча 1 сентябрьдән 30 июньгә кадәр үткәрелә. Ул дүрт этапны үз эченә ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этабы.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International