Эшче һөнәрләр чемпионаты ел саен узачак

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты һәм югары технологияләр өлкәсендә ярышлар ел саен уздырыла башлаячак. Мондый карарны Россия Хөкүмәте раслады, дип хәбәр ителә сайтта.

Беренче турнир финалын үткәрү өчен Санкт-Петербургны сайлаганнар, икенчесен Түбән Новгород кабул итәчәк. Җиңүчеләр 300 мең сум, көмеш медальләр ияләре 200 мең сум, өченче урын өчен 100 мең сум акча алачак.

"Профессионаллар" һәм югары технологияләр чемпионаты беренче тапкыр илебездә 2023 елда узган иде. Проектлар эшче һөнәрләренең абруен арттырырга һәм яшьләрнең мондый белгечлекләр белән кызыксынуын арттырырга, шулай ук заманча производствога игътибар җәлеп итәргә тиеш. Ярышларны ел саен уздырырга һәм үзләрен күрсәткән кешеләрне бүләкләүне РФ Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы президиумының узган елның сентябрендә киңәйтелгән утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләде.

Элегрәк дәүләт башлыгы Федераль Җыенга юлламасында "Кадрлар" илкүләм проектын эшләтеп җибәрүне анонслаган иде. Аның максаты - квалификацияле белгечләр җитмәүне бетерү һәм яшь профессионаллар әзерләүне нәтиҗәлерәк итү.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International