Триатлон буенча Казанда беренче мәктәп үзәге 186 номерлы лицейда ачылды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Казанда 186 номерлы лицей базасында триатлон буенча үзәк эшли башлады. Бу шәһәрдә мәктәп укучылары өчен беренче шундый учреждение, дип белдерделәр ТР башкаласы мэриясенең телеграм-каналында.

Хәзер үзәктә 1 нче сыйныфтан 8 нче сыйныфка кадәр 125 укучы шөгыльләнә. Тренировкалар атнага өч тапкыр уздырыла.

Балалар өчен дәресләрне җиңел атлетика буенча спорт мастеры Акмаль Ишов үткәрә. Залда велотренажерлар, йөзү җиһазлары һәм швед стенкалары урнаштырылган.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International