Кадерле хатын-кызларыбыз!
Ихластан сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Бу гүзәллек һәм җылылык бәйрәмендә без сезнең уңганлыгыгызга сокланабыз: сез һөнәри өлкәдә, иҗатта, иҗтимагый эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешәсез, гаилә учагын саклаучы булып торасыз, киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирәсез.
Зур җаваплылык белән яшь буында күркәм холык, белемгә омтылыш, өлкән буынга һәм илебезнең бай мирасына ихтирам тәрбияләүче хатын-кыз мөгаллимнәргә аеруча олы рәхмәтемне белдерәм. Мәгариф өлкәсендә эшләүче һәр хезмәткәр намуслы, игелекле хезмәте өчен мактауга һәм данлауга лаек.
Язның иң ямьле бәйрәме сезгә сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен, яңа уңышларга рухландырсын! Көннәрегезнең һәр мизгеле шатлык-куанычлар белән үтсен, хыялларыгыз чынга ашсын!