Казанның Совет районында Бохара урамында яңа балалар бакчасы төзи башладылар. Ул 260 урынга исәпләнгән. Анда 14 төркем булачак. Проектны эшләгәндә , беренче тапкыр торак комплексындагы йортларның фасадларын да исәпкә алдылар, дип яза ТР башкаласы мэриясе.
Бакча 3 мең квадрат метр мәйданлы ике катлы булачак. Аны 9 мең квадраттан артык мәйданда төзиячәкләр. Территориядә ышык урынлы 14 балалар мәйданчыгы һәм тагын ике физкультура-спорт мәйданчыгы булдырылачак. Калган 6 мең кв. метрның 3 мең кв. метрын яшелләндерәләр, 1,4 мең кв. метрга асфальт түшәячәкләр, ә 1,2 мең кв. метрын тротуарлар алачак.
Төзелә торган балалар бакчасы янында Дальний торак массивы урнашкан. Ә янәшәдәгк Родина урамында - 2024 елда 1224 урынга мәктәп төзергә телиләр.
2024 елның 1 сентябренә Казанда 600 балага исәпләнгән өч балалар бакчасын тапшырырга телиләр. Шулай ук, 80 урынлы балалар бакчасы Ягодинская урамында, 260 урынлы тагын бер балалар бакчасы Салават Купере ТКда төзеләчәк.