“Татарстан Республикасы ветераннары берлеге” сугыш ветераннары (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогына кадетлар арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча спартакиада тәмамланды, ул 4-6 март көннәрендә “Патриот” яшьләр спорт-патриотик һәм хәрби әзерлекнең Республика үзәге базасында узды.
Уенда Татарстанның кадет интернат-мәктәпләреннән 15 команда катнашты, һәм өч көн дәвамында алар 10 дисциплинада ярышты.
1 урынны Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы командасы алды.
2 нче урынны Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе командасы алды.
3 урынны Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы алды.
Яхшы нәтиҗәләргә ирешкән катнашучыларны ябылу тантанасында грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр.