Россиядә «Абилимпикс-2024 » чемпионатының төбәк этабы старт алды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Россия Федерациясенең 89 субъектында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча чемпионатның төбәк этабы башлана. "Абилимпикс" хәрәкәте - Россия Мәгариф министрлыгының төп проектларының берсе.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов СМЧ (ОВЗ) һәм инвалидлыгы булган кешеләр өчен яңа инклюзив практикалар һәм профориентация мәйданчыклары буларак «Абилимпикс» чемпионатының мөһимлеген билгеләп үтте. «Абилимпикс» төбәк чемпионатларында 14 яшьтән өч категориядә конкурсантлар катнаша: «мәктәп укучылары», «студентлар», «белгечләр». Ярыш программасы кысаларында алар экспертларга белем бирү, мәгълүмати технологияләр, декоратив-гамәли сәнгать, креатив (иҗади) индустрияләр, сәнәгать һөнәрләре, хезмәт күрсәтүләр һәм сервис, төзелеш, медицина һәм башка бик күп өлкәләрдә 182 компетенция буенча үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Чемпионатның эшлекле һәм мәдәни программалары чаралары Россия Федерациясе Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елына багышланган. Ата-аналар һәм остазлар өчен гаилә мастер-класслары, күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, шулай ук вакансияләр ярминкәләре узачак.

Төбәк этабында җиңүчеләр агымдагы елның октябрендә Мәскәүдә узачак «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалында катнашачак. Чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын өстәмә белем алу яисә махсуслаштырылган тернәкләндерү техник чараларын сатып алу хокукына сертификатлар белән бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International