Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бу елда РФ Тикшерү комитетының ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр турында мәгълүмат җыя. Түбәнкамалылардан гаризаларны 1 апрельгә кадәр кабул итәчәкләр.
Мәскәү һәм Санкт-Петербург академияләрендә "Милли куркынычсызлыкны хокукый тәэмин итү" (юрист квалификациясе) белгечлеге буенча укытуга кандидатлар БДИ нәтиҗәләре буенча кабул ителә. Укуны тәмамлагач, укучы хезмәт үтү өчен үзен укырга җибәргән СКР тикшерү органына кайтачак.
Тулырак мәгълүматны 7(843)221-74-51 телефоны буенча белергә мөмкин. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе кадрлар бүлеге Казан, Зур Кызыл ур., 39 адресы буенча урнашкан.