Татарстан районнарында 13 мәктәп, балалар бакчасы һәм башка объектларны төзекләндерүгә 179,5 млн сум акча тотылачак. Бу хакта тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.
Шулай итеп, агымдагы елның 1 декабренә кадәр Кайбыч районының Кече Мәми мәктәбендә, Әлмәтнең “Гуси-лебеди” 40 нчы катнаш балалар бакчасында, 1 нче “Солнышко” Иске Чүпрәле балалар бакчасында, Чүпрәле районында “Ивушка” балалар бакчасында, Актаныш районында Такталачык авылында сәламәтлеге чикле балалар өчен интернат-мәктәптә эшләр планлаштырылган.
Финанслау Татарстан бюджетыннан.
Исегезгә төшерәбез, республикада «Татарстан - казанышлар республикасы» проекты эшли башлады. Аның максаты - безнең республика ирешкән уңышлар турында сөйләү, һәркемгә Ватаныбызның фәнни, технологик һәм мәдәни потенциалы белән танышу мөмкинлеге бирү.