Татарстанда яшь физкультурачыларга бер тапкыр бирелә торган түләү биш мәртәбә арттырылды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Татарстанда яшь физкультурачыларга хуҗалык өчен бер тапкыр түләнә торган акчалата түләү күләме 100 мең сумга кадәр арттырылды. Тиешле карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имза салды.

Түләү спортка әзерләүнең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы физкультура-спорт оешмаларына эшкә кергән яшь белгечләргә тиеш.

Үзгәрешләргә кадәр аның күләме 20 мең сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International