Әлфия Когогина Әгерҗе гимназиясе укытучысына исемле премия тапшырды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Дәүләт Думасы депутаты җирле газета ярдәмендә районның иң яхшы педагогына конкурс үткәрә. Әгерҗе районында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның исем премиясенә “Самый классный КЛАССНЫЙ” дигән халык танылуы конкурсына йомгак ясалды. Быел әгерҗелеләр бәйгедә 11 сыйныф җитәкчесе кандидатурасын тәкъдим иткәннәр, финалга 7 укытучы узган. Көчек мәктәбеннән Гөлфирә Вәлиева һәм Лариса Малкова, Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясеннән Әлфинә Ризванова һәм Светлана Савинова, Сарсак-Омга лицееннан Ләйсән Сабирова, Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбеннән Сөмбел Муллахмәтова, Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче мәктәптән Оксана Фатыйхова.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Әлфия Когогина проект финалистларына Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатларын тапшырды, ә җиңүчегә - 1 нче гимназиянең сыйныф җитәкчесе Светлана Савиновага - 35 мең сум күләмендә исемле премия тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International