Урыннар гаризада күрсәтелгән балалар бакчасына йөри башлау датасы нигезендә бүленә. Ата-аналарның Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаларның барысы да саклана.
Комплектлау мәсьәләләре буенча ата-аналарга консультация кайнар линия телефоннары буенча гамәлгә ашырыла:
Казан шәһәре:
(843)223-22-10 «кайнар линия»,
223-23-80 (Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе);
Чаллы шәһәре:
(8552)56-14-71, 56-12-67
Зеленодольск муниципаль районы:
(84371) 4-97-53
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Кайнар линия”: (843)294-95-08 с 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Ата-аналар алдан бирелгән гаризаның статусын Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша тикшерергә мөмкин (https://www.gosuslugi.ru/10909). Мәгълүматка бары тик бала гаризасында вәкил буларак күрсәтелгән ата-ана гына язылырга мөмкин.
Ата-аналар үзләре теләгән учреждениене алыштыру, өстәү, күпфункцияле үзәкләргә яисә яшәү урыны буенча мәгариф идарәсенә ташламалы документларны раслау буенча мөрәҗәгать итә ала.