Хөкүмәт "Кадрлар" проекты структурасын булдыруга кереште

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

"Төп рольне, хезмәт җитештерүчәнлеге темпларын исәпкә алып, биш еллык чорга хезмәт базары фаразын формалаштыру һәм ел саен яңарту чаралары уйнаячак", - дип аңлатты Голикова. Хәзер хөкүмәт илкүләм проект структурасын формалаштыра, дип ачыклык кертте ул. Беренче фараз ел ахырына әзер булачак.

Киләчәктә 2030 елга кадәр икътисадта 2022 ел белән чагыштырганда 2,4 млн эш урыны күбрәк булачак. Кадрлар кытлыгын реаль сектор предприятиеләре кичерә, дип хәбәр итте РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Эшкәртү сәнәгатенең егерме төп тармагы өчен кадрларга ихтыяҗ 870 мең кеше тәшкил итәчәк, дип ачыклык кертте РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Беспрозванных.

Хезмәт базарында кадрларга ихтыяҗ хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудыра. "Узган алты елда хезмәт базары җитди трансформация узды. Эшсезлек дәрәҗәсе 20% ка кимегән. Реаль чагылышта хезмәт хакы дәрәҗәсе, инфляциядән кала, өчтән бергә артты", - дип сөйләде Голикова.

Кадрлар кытлыгын бетерүдә мәгариф системасының реаль эш бирүчеләр белән элемтәсе төп рольне уйнаячак. "2028 елга ук иң өстенлекле югары технологияле тармаклар өчен 1 млн эшче һөнәре вәкиле әзерләргә кирәк", - диде Котяков.

Һөнәр фестивале 11 марттан 12 апрельгә кадәр ВДНХда "Россия" Халыкара күргәзмә-форумында уза. Анда 69 регион вәкиле, 100 дән артык белем бирү оешмасы һәм 120 дән артык эш бирүче 80 иң кирәкле һөнәрне тәкъдим итәчәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International