Мәктәп укучыларына яхшу уку өчен стимуллар арта бара: төбәкләр бер-бер артлы олимпиадаларда җиңгән, БДИны уңышлы тапшырган һәм укуы өчен медаль алучылар өчен түләүләр кертәләр. Кайбер шәһәрләрдә, һич арттырусыз, парта артында утырып та үзеңнең тырышлыгы һәм IQ белән беренче миллионны эшләргә була.
Шулай итеп, чираттагы түләүләрне Ямалда керттеләр. Биредәалтын медальгә тәмәмлаучыга түләүне 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр арттырганнар, шул ук вакытта көмеш медаль өчен 15 мең сум түләү каралган. Элек "көмеш" өчен төбәктә түләмәгәннәр. Дүртенче ел инде округта Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр өчен зур түләүләр каралган. Бу укучыларга 300 мең сум бирәләр. Һәм аларны әлеге интеллектуаль ярышларга әзерләгән укытучылар да нәкъ шул кадәр үк бүләк ала. Призерларга һәм аларның педагогларына 150 мең сум бүлеп бирелә.
Эшләгән акчаны нәрсәгә тотуны алар үзләре хәл итә. Җиңүчеләр билгеләп үткәнчә, кагыйдә буларак, бу акчаларны алар модалы кием яки гаджетларга түгел, ә алага таба университетларда укуга файдаланалар.
Татарстанда бер предмет буенча иң күп балл җыючыга 15 мең сум түлиләр. Ике фән буенча йөзәр бал җыючы укучылар 25 мең сумнан артык акча алалар. Түләү башка төбәкләргә караганда азрак булса да, аның каравы Татарстанда иң абруйлы югары уку йортларының берсе - Казан федераль университеты – укырган кергәндә 100 мең сум акчалата бүләкли. Шулай булгач, тырышу өчен стимул бар.
Кайбер төбәкләрдә төбәк җитәкчеләреннән исемле премияләре бар. Мәсәлән, Калмыкиядә, 20 алдынгы укучыга республика башлыгы Бату Хасиков 20 мең сум акча түли.