Дәүләт башлыгы социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. Документ Кремльнең рәсми сайтында бастырылган.
"Россия Мәгариф министрлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерү кысаларында беренче ярдәм күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрне өйрәнүнең тиешенчә булуын бәяләргә һәм кирәк булганда башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү федераль белем бирү программаларына һәм башка укыту-методик документациягә үзгәрешләр кертергә кирәк", - диелә документта.
Әлеге йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко билгеләнде. Үтәү срогы 2024 елның 1 июленә кадәр билгеләнгән.