Илсур Һадиуллин этномәдәни фестивальдә катнашты

2024 елның 15 марты, җомга

Бүген  татар теле һәм Татарстанда  яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов төбәк этномәдәни студентлар конкурсы-фестивалендә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.  Быел ул дүртенче тапкыр уздырыла һәм Бөтендөнья яшьләр фестивале-2024 кә  багышланган. Гала-концертта Татарстан Республикасының югары уку йортларында укучы  900 студент һәм дөньяның 55 иленнән Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашучы 100 кеше катнашты.

Марат Әхмәтов Идел буе университеты җитәкчелегенә студентлар этномәдәни конкурс-фестивален оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Традиция буенча, ул республиканың иң яхшы нәтиҗәне күрсәткән югары уку йортларын "Халык иҗаты үсешенә өлеш керткән өчен" махсус призы белән бүләкләде. 3 нче урынга диплом һәм 100 000 сумлык сертификатны Казан дәүләт мәдәният институтына тапшырды.  2 нче урын өчен диплом һәм 250 000 сумлык сертификат Казан Идел буе федераль университетына бирелде.

1 нче урын өчен диплом һәм 350 000 сумлык  сертификат ияләре булып Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары табылды.

Чарада  Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, республиканың югары уку йортлары ректорлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International