Казанда 1 сентябрьгә әзер булачак өч мәктәпне төзү башланды

2024 елның 15 марты, җомга

Казанда «Весна-2» торак комплексында тагын бер мәктәп төзелә башлады. Мәгариф учреждениесе - 1 сентябрьгә тапшыру планлаштырыла торган өч оешманың берсе.  Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә эшчеләр подвалның стеналарын һәм идәннәрен тәртипкә китереп бетергәннәр. Эчке инженерлык челтәрләрен тәртипкә китерү эшләре башланган. Проект нигезендә, яңа учреждение 1 501 укучыны сыйдырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International