12 мартта республиканың милли белем өчен җаваплы муниципаль органнары методистлары өчен видео-конференц-элемтә форматында республика вебинары узды. Вебинарның темасы: «Милли мәгариф системасы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре». Вебинар ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закированың сәламләү сүзеннән башланды.
Алга таба Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе деканы, доцент, педагогика фәннәре кандидаты Рамил Мирзаһитов Казан федераль университетында милли кадрлар әзерләү юнәлешләре турында сөйләде.
Аннан соң Чаллы дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Радик Галиуллин чыгыш ясады. Ул милли кадрлар әзерләү юнәлешләре белән таныштырды.
Киңәшмә барышында шулай ук министрлык үткәрә торган “Илһам”, “Сәйяр” конкурслары, гомумбелем бирү мәктәпләренең туган телләре укытучыларының бөтенроссия конкурсы һәм якшәмбе мәктәпләре, халыкара олимпиада буенча мәгълүмат тәкъдим ителде.