Россиядә 1,5 меңгә якын коррекцион мәктәп эшли

2024 елның 15 марты, җомга

«Россия» халыкара күргәзмә-форумында, 57 нче павильон мәйданчыгында җайлаштырылган гомуми белем бирү программаларын (коррекцион мәктәпләрне) гамәлгә ашыручы аерым гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре Съезды булды. Съезд эшендә мәгариф өлкәсендә региональ башкарма хакимият органнары вәкилләреннән, җайлаштырылган белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләреннән, урынбасарларыннан 600 дән артык кеше катнашты. Онлайн-трансляциягә 3500дән артык кеше кушылды.

Пленар утырышта катнашучылар мәгариф стандартларын коррекцион мәктәпләр эшенә яраклаштыру, аларның эшчәнлеген норматив җайга салу, шулай ук әлеге мәгариф оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

РФ Мәгариф министры урынбасары Денис Грибов билгеләп үткәнчә, Россиядә мәктәп белеме инвалидлыгы һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән миллионнан артык укучы ала, шуларның яртысы диярлек коррекцион мәктәпләрдә укый. Хәзерге вакытта Россиядә мең ярым шундый мәктәп эшли.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Фальковская соңгы дистә елда мәгариф системасында, шул исәптән сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга кагылышлы норматив һәм эчтәлек үзгәрешләрнең күп булуына игътибарны юнәлтте.

Ул ассызыклаганча, Россия мәгариф системасы коррекцион мәктәпләр челтәрен саклап калды һәм актив үстерә.  Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры инвалидлык һәм сәламәтлекләре чикле балар белем алучыларның белем алуын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды.

Департамент башлыгы төбәк дәрәҗәсендә әлеге мәгариф өлкәсен кадрлар белән тәэмин итүгә тулы һәм җентекле анализ ясарга һәм белгечләргә ихтыяҗ күзлегеннән якындагы биш-җиде елга сорауны формалаштырырга кирәк, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International