Төп максаты - иң сәләтле һәм талантлы студентларны ачыклау, аларның һөнәри осталыгын камилләштерү, нефть профиле белгечлекләренең абруен күтәрү.
Олимпиадада 5 һөнәри белем бирү оешмасыннан 25 студент катнашты: Әлмәт политехника техникумы, Лениногорск политехника көллияте, Бөгелмә машина төзелеше техникумы, Г.И. Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, Лениногорск нефть техникумы.
Олимпиаданың дүрт этабында теоретик һәм практик биремнәр бар иде: гомумһөнәри дисциплиналар буенча тестлаштыру, чит телдә текст тәрҗемә итү, һөнәри юнәлешле бурычларны хәл итү һәм гамәли биремне үтәү.
Эксперт комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча ярышларның җиңүчеләре, призерлары һәм номинантлары билгеләнде:
1 урын Романов Андрей, Логачев Олег (Лениногорск нефть техникумы)
2 урын Швыдченко Николай, Матвеев Данил, Новиков Вадим (Лениногорск нефть техникумы),
3 урын - Җиһангиров Салават, Ямиев Динар, Даешов Данис (Әлмәт политехника техникумы), Мостафин Ленар, Пономарев Вадим (Лениногорск нефть техникумы), Артемов Никита (Бөгелмә машина төзелеше техникумы).