Киңәшмәдә барлык муниципаль берәмлекләрнең дәреслекләре белән тәэмин итүне тикшереп торучы хезмәткәрләр катнашты. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова М.З.чыкты.
ТР цифрлы трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге проекты җитәкчесе Струкова Л.Р. электрон фондның һәр позициясендә актуаль составны сакларга, позиция статусын күчерергә мөмкинлек бирәчәк уку әдәбиятының электрон фондын исәпкә алуның яңа модуле белән таныштырды.
Киңәшмә барышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы И.И. Халиков катнашучыларга татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча уку басмалары турында сөйләде. «Безнең төбәк тарихы» дигән яңа уку курсына Россия халыкларының рухи-әхлакый культурасы нигезләрен кертү тәкъдим ителә. Материалларны әзерләү ТР Фәннәр академиясе белән бергә бара.